Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсенең яңа тарих архивы белгечләре Коръән китабын реставрацияләгән
Әлеге Коръән китабы музейга 1980 нче елларда килеп эләгә
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең яңа тарих архивы белгечләре тарафыннан реставрацияләнгән Коръән китабы Барыш районы Зөя Башы бистәсенең Советлар Союзы Герое Богданов исемендәге мәктәбе музеена яңадан кайтты.
Ульяновск өлкәсенең яңача тарих дәүләт архивы директоры Андрей Пашкин 19 гасыр уртасында басылган һәм быел реставрацияләнгән Коръән китабын мәктәп музее җитәкчесе Тимур Сорокинга кире кайтарып бирде. Әлеге Коръән китабы музейга 1980 нче елларда килеп эләгә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Зөя Башының тынгысыз йөрәкле краеведы Абдулхай Али улы Урмеев аны авыл мәчете подвалында табып ала, югары дымлылык аркасында китап күгәрә башлаган була инде. Шуңа күрә аны быелның мартында реставрациягә биргәннәр.
Архивның рәссам-реставраторлары Елена Дегтярева белән Надежда Казакова бу җаваплы эшне бөтен күңелләрен биреп, зур осталык белән башкарган. Алар изге китапның һәр битен яңартканнар, тышын алмаштырганнар. Басылу датасын ачыклау өчен китапны экспертизага җибәрү күздә тотыла.
Барыш район хакимияте башлыгы А.Терентьев кыйммәтле китапны саклап калуга бәһасез өлеш керткән өчен архив коллективына Рәхмәт хаты юллаган.
Зөя Башы мәктәбе коллективы да дәүләт архивы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Аларның тырышлыгы аркасында хәзер мәктәп музеенда яңартылган реликвия — халкыбыз ядкаре саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз