news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Хөкүмәткә Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзеп бетерүдә ярдәм итәргә кушты

Ярымутрау мөфтие урынбасары Айдар Исмәгыйлев Президентка Җәмигъ мәчете төзелешендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия һәм Кырым хөкүмәтенә Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзүне тәмамлауда ярдәм күрсәтергә һәм бу хакта быел 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Кырым Республикасы Министрлар Советы һәм кызыксынган оешмаларны җәлеп итеп, Симферополь шәһәрендә Җәмигъ мәчетен төзү эшләрен тәмамлауда кирәкле ярдәм күрсәтергә кирәк», - диелә Кремль сайтында бастырылган Кырым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлегендә.

2021 елның 18 мартында булган очрашуда ярымутрау мөфтие урынбасары Айдар Исмәгыйлев Путинга Симферополь Җәмигъ мәчете төзелешенең тиз арада тәмамлануына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул шулай ук дәүләт башлыгын мәчет ачу тантанасына чакырды.

Үз чиратында Путин, әгәр эш графигы мөмкинлек бирсә, бу чакырудан файдаланырга тырышырга вәгъдә бирде.

Мәчетне ачу башта 2020 елга планлаштырылган иде. 2018 елның мартында Путин хәбәр иткәнчә, ул үзенең төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны әлеге чарага чакырды.

Кырым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге вәкилләре белән быел 18 марттагы очрашу барышында Президент төзелешнең озакка сузылуы объектив сәбәпләргә бәйле булуын аңлатты, чөнки эшләр коронавирус пандемиясе аркасында туктатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100