Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасс Диния нәзарәте балалар өчен итекле хоккей турниры оештырды
Турнир Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кузбасс өлкәсендәге «Кышлау» аренасында киез итекләр киеп уйный торган хоккей турниры узды. Ул Кемерово өлкәсенең Юрга округындагы Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды.
Турнирда Искитим урта мәктәбе, Попереченская төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Зимник төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итә.
Турнир ике яшь категориясендә — 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында уздырылды.
Кече яшьтәге категориядә киеренке көрәштә 1 урынны Искитим урта мәктәбе, 2 урынны — Зимник мәктәбе, 3 урынны Попереченская мәктәбе яулады. Өлкән яшь төркемендә 1 урынны — Попереческая мәктәбе, 2 урынны — Зимник мәктәбе, 3 урынны — Искитим урта мәктәбе командасы яулады.
Турнирдан соң барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз