news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм шәһәрендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан программа билгеләнде

Программа VI «Мөхлисә Буби укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен; Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укуны; шул исемдәге скверда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачуны; бәйрәм концертын; юбилей даталарына багышланган күргәзмәне үз эченә ала.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Нуриманов катнашында узган киңәшмәдә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең – 1100 һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуга 870 ел уңаеннан чаралар циклы программасы, тәртибе һәм үткәрү урыны билгеләнде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук булачак тантаналарның урыны белән танышты һәм чаралар программасының төп пунктларын билгеләде.

Программа, аерым алганда, «Дәүләт төзелешендә хатын-кызның роле: Россиядә күпгасырлык ислам тарихыннан» дигән темага VI «Мөхлисә Буби укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен; Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укуны; шул исемдәге скверда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачуны; Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең – 1100, шәһәрнең – 870 һәм Россия көне уңаеннан Касыйм каласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концертын; юбилей даталарына багышланган күргәзмәне үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100