news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин урынбасарлары дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек комиссиясенә керде

Советның яңа комиссиясе составына Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов керде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы комиссияләре формалаштырылды. Мөфти Равил Гайнетдинның урынбасарлары яңа комиссияләр составына керде.

Утырыш беркетмәсе нигезендә советның яңа комиссиясе составына Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов керде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре шулай ук советның элек гамәлдә булган комиссияләренең яңартылган составлары әгъзалары булды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов, законнарны камилләштерү һәм хокук куллану практикасы буенча комиссия сафларын тулыландырды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары Рушан Аббясов халыкара хезмәттәшлек буенча комиссия эшендә катнашачак. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф, фән һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Исламов милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү мәсьәләләре буенча комиссия составына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100