news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил Сәмигуллин Дагыстанда хәдисләр җыентыгын тәкъдим итә

«Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын нәшер итү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак хезмәте.

Мөфти Камил Сәмигуллин Дагыстанда хәдисләр җыентыгын тәкъдим итә
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 27 март көнне Махачкалада «Дуслык йорты» мәйданчыгында рус теленә тәрҗемә ителгән «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак.

Очрашуда Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм җыентыкны басмага әзерләгән авторлар коллективы — Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләренең шәригать белгечләре катнашачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә..

«Сәхих әл-Бохари» — мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе.

Әлеге басманы нәшер итү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак хезмәте. Ул Татарстанда тәрҗемә ителде һәм басылды, Дагыстанда рецензияләнде. Шулай итеп, заманча тирән фундаменталь дини хезмәт Россия мөселман халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100