news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнде

«Рухи бердәмлек өчен» медале - Россия мөселман җәмәгатьчелегенең иң югары бүләкләреннән берсе.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Ренат Исламовка «Рухи бердәмлек өчен» медале бирелде.

Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары, Мәскәү ислам университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Ренат Исламовны 35 яшь тулган көне белән котлап, аны «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә. 

«Озак еллар намуслы хезмәте, мөселманнар тормышында актив катнашуы, ислам мәгарифе һәм фәне үсешенә зур өлеш кертүе өчен һәм 35 яшь тулу уңаеннан, Исламов Ренат Вафа улын Россия мөселманнарының „Рухи бердәмлек өчен“ медале белән бүләкләргә», — диелә мөфти Равил Гайнетдин имзалаган карарда.

«Рухи бердәмлек өчен» медале Россия мөселман җәмәгатьчелегенең иң югары бүләкләреннән берсе. Ул исламның рухи һәм мәдәни традицияләрен таратуга, җәмгыятьтә конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100