Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан казые Булат Мөбәрәков Төркия сериалында мөфти ролен башкарган
Булат Мөбарәков «Тәхеткә хокук. Абдул-Хәмид» популяр сериалында Оренбург Диния нәзарәтен җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов ролендә уйный.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбарәков Төркиянең Payitaht Abdülhamid («Тәхеткә хокук. Абдул-Хәмид») популяр сериалында төшкән. Ул 1886 елдан 1915 елга кадәр Оренбург мөфтие Мөхәммәдьяр Солтановны уйный.
Абдуррәүф Зәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Булат Мөбарәков Мөхәммәдьяр Солтанов ролен хәлиф Абдул-Хәмид II белән сөйләшкән эпизодта башкара. Госманлы Хөкүмәте Россия империясендә диндәшләрнең хәле белән кызыксына. Солтанов патша хакимияте мөселманнарга намаз укырга һәм ислам диненең башка мөһим күрсәтмәләрен үтәргә комачауламый, дип җавап бирә.
Шуннан соң солтан Уфадан килгән кунакка кыйммәтле реликвия — Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан берничә чәч бөртеге бирә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Булат хәзрәтне бу рольгә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим иткән. Казан казые сериалда бушлай катнашкан.
«Аларга төрек телен белгән татар кирәк булгандыр, күрәсең. Рольне озак өйрәнмәдем. Бер эпизодта гына төштем. Төшерү февраль башында барды», — дип сөйләгән Мөбарәков. Төрек телен ул Истанбулда «Исмаил ага» мәдрәсәсендә укыганда өйрәнгән.
«Миңа башка рольләр тәкъдим итмәделәр. Төшү теләге дә юк, чөнки үз эшем күп. Гомумән, киләчәктә актерлык эшен күз алдына да китермим», — ди Мөбарәков.
Госманлы солтанының Россия мөфтие белән очрашуы һәм сериалда күрсәтелгән Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан өч бөртек чәч тапшыру, чынлыкта 1893 елда булган. Ядкәр озак вакыт Уфада саклана. 2015 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган тантана вакытында сакалдан бер чәч бөртеге Болгарга тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз