news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте

15 февраль көнне Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. 16 февраль көнне Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты.

Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте
dumrt.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Узган ялларда Татарстанда берьюлы ике Коръән бәйгесе узды. Түбән Кама мөхтәсибәтендә бәйге олылар өчен үткәрелсә, Казанның «Госмания» мәктәбендә ул балаларны җыйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 февраль көнне Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты. Катнашучыларга бәя бирү өчен Казаннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең Коръән мөгаллиме Баһадир хәзрәт Рөстәмхуҗаев килде. Бәйгедә жюри әгъзасы булып шулай ук әлеге Коръән конкурсын оештыручы, түбәнкамалы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов та эшләде.

Жюри 38 ир-атның һәм 36 хатын-кызның Коръән укуын тыңлап, өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: «Китапка карап уку, 50 яшьтән өлкәнрәкләр», «Китапка карап уку, 16 яшьтән 50 яшькә кадәр», «29-30нчы җүзләрне яттан уку», «30нчы җүзне яттан уку» һәм «30нчы җүзнең яртысын яттан уку». Нәтиҗәдә, һәр номинациядә ирләр һәм хатын-кызларны аерым бәяләп өч призлы урынга лаек катнашучылар сайланып алынды.

15 февраль көнне Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. Әлеге чарада мәктәп укучыларыннан тыш, «Нурислам» мәчетенә Коръән ятлау үзәгенә йөрүче 7-16 яшьлек балалар да катнашты. Бәйгедә малайлар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: «Кыска сүрәләр», «Ярты җүз», «Бер җүз», «Ике җүз», «Дүрт җүз», «Алты җүз» һәм «Тулы Коръән». Катнашучыларның санына килгәндә, барлыгы 50-дән артык малай катнашты. 16 яшькә кадәрге кызлар түбәндәге номинацияләр катнашты: «Ярты җүз», «Бер җүз», «Бер ярым җүз», «Ике җүз».

Әлеге бәйге «Госмания» мәктәбендә елга бер тапкыр үткәрелә. Ул Коръән бәйрәме форматында уздырыла һәм бәйгедә катнаша алмаган укучыларга да татлы күчтәнәчләр тарату белән үзенчәлекле булып тора. Быел Коръән бәйгесе Татарстан мөфтияте, «Коръән нуры» хәйрия фонды һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы «С Верой в Будущее» хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100