news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръән басмасы чыкты

Моннан тыш, Татарстан мөфтиятенең Коръән китабын 2020 елның ахырына кадәр Беларусь Диния Нәзарәте дә бастырып чыгарырга ниятли.

Төркиядә Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръән басмасы чыкты
dumrt.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Төркиядә Татарстан Диния Нәзарәте әзерләгән Коръән китабы басылып чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коръән басмасы төрек өммәте өчен 12 меңлек гомуми тираж белән нәшер ителде.

Моннан тыш, Татарстан мөфтиятенең Коръән китабын 2020 елның ахырына кадәр Беларусь Диния Нәзарәте дә бастырып чыгарырга ниятли. Басманың электрон файллары Беларусь өммәте файдасына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Минскка рәсми сәфәре вакытында тапшырылды.

Беларусь Диния Нәзарәтендә Коръән мәгънәләрен белорус теленә тәрҗемә итү буенча эшче комиссия булдырылды — эш мөфтиятнең «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабы нигезендә алып барыла.



news_right_1
news_right_2
news_bot