news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: «Минтимер Шәймиев татар халкының игътибарын үз тамырларына юнәлтте»

Хәзер Болгарны, „Кол Гали“ кунакханәсен, Ак мәчетне бар да белә — болар Татарстан символларына әйләнде. Монда төп өлеш Минтимер Шәймиевнеке.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие сүзләренчә, Минтимер Шәймиев татар халкына зур йогынты ясады.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев барлык татар халкына зур йогынты ясады. Күпләр инде хәзердән үк аның белән бер дәвердә яшәүләре һәм аны шәхсән белүләре белән горурлана. «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шундый фикер белдерде.

«Минем өчен шәхсән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгарны торгызу өчен күп көч куюы мөһим булды. 14 яшемдә беренче тапкыр Изге Болгар җыенына барганда анда хәрабәләр иде, мин аны хәтерлим. Ул вакытта әле күпер юк иде, без кичүне чыкканда озак кына паром көттек. Ул вакытта булган һәм хәзергесе — җир белән күк аермасы. Хәзер Болгарны, „Кол Гали“ кунакханәсен, Ак мәчетне бар да белә — болар Татарстан символларына әйләнде. Монда төп өлеш Минтимер Шәймиевнеке. Ул барлык татар халкының игътибарын үзебезнең тамырларыбызга юнәлтте», — дип сөйләде Камил хәзрәт.

1998 елда Минтимер Шәймиев ярдәме белән Татарстанда мөселманнарны берләштерүче съезд узуын да искә төшерде мөфти. «Берничә регионда берничә мөселман җәмгыяте вәкиллекләре бар, хакимият вәкилләре аларның кайсысы белән аралашырга белми иде. Татарстанда бер диния нәзарәте тирәсендә берләштерүче съезд уздырылды, һәм бүгенгә кадәр әлеге тәҗрибә кулланыла», — дип аңлатты Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе.

Мөфти сүзләренчә, Минтимер Шәймиев әлегәчә Татарстан мөселманнары җәмгыяте тормышында актив катнаша.

«Минтимер Шәймиев шалтыратып, нинди дә бер темага фикер алыша башларга мөмкин. Мондый әңгәмәләр безнең еш була. Мине һәрвакыт Шәймиевнең күп белүе һәм үткен зиһене гаҗәпләндерә. 12 гыйнварда ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитетының утырышында катнашты. Ул барысын да тыңлады һәм акыллы киңәшләрен бирде. Мөселманнарның тормышын яхшырту өчен, барлык регионнарда да бәйрәм чараларында катнашу мөмкинлеге бирергә кирәк. Тантаналы чаралар май аенда гына түгел, ел буена уздырылачак. Регионнарның хакимиятләре белән диалог төзү өчен әлеге вакыйганы кулланырга кирәк», — дип белдерде Камил Сәмигуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100