news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе имамнары Гаделша хәзрәт Юнкинны искә алды

Гаделша хәзрәт 2021 елның 14 февралендә Рәҗәп аенда 84 яшендә якты дөньядан китте.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әбүбәкер хәзрәт Юнкин, хәзрәтләр белән бергә Урта Әләзән авылындагы мөселман зиратына барып, Гаделша хәзрәт Юнкин һәм бакыйлыкка күчкән башка мөселманнар рухына дога кылды.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сура төбәге мөселманнары Пенза өлкәсе мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин белән хушлашканнан бирле бер елга якын вакыт узды. Ул 2021 елның 14 февралендә Рәҗәп аенда 84 яшендә якты дөньядан китте.

«Без – нигезен ул салган изгелек һәм татулык традицияләрен дәвам итүчеләр. Дин юлында кырык елдан артык хезмәт итеп, Гаделша хәзрәт Пенза өлкәсе һәм тулаем алганда Россия мөселман җәмгыятен алга җибәрүдә, рухи-әхлакый өлкәдә зур эшләр башкарды. Ул совет мәктәбен узган, исеме зур хәрефтән язылырга лаеклы Хәзрәт иде», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100