news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гекдениз Карадениз: Татарстанда мин төзегән мәчетне Эрдоган ачарга тиеш

Төркия ярымсакчысы Казанның «Рубин» командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы булды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). «Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз Казанда үзе төзегән мәчетне ачу планнары турында сөйләде. Төркия футболчысы сүзләренчә, халык дини объектның аның хөрмәтенә аталуын тели.

«Мин мәчет төзегән районда Аллаһ йортлары юк иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа бу районда җир бүлеп бирде, һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән шушы мәчетне төзедек. Аны “Карадениз” дип атыйлар, Татарстан халкы нәкъ шулай аталуын тели. Мин бу хакта сорамадым, үзләре тәкъдим итте. Һәм мин риза булдым», - диде Карадениз Taka Gazete басмасына биргән интервьюсында.

Карадениз мәчетне ачуда Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да катнашсын иде дигән теләген белдерде һәм Владимир Путинның да бу чарада катнашачагы турында хәбәр итте.

«Мәчет әле ачылмады. Әлбәттә, аны Президентыбыз Рәҗәп Тайип Эрдоган әфәнде ачуын телим. Татарстанда безнең Президентны яраталар. Аның мәчет ачылышында катнашуын телиләр. Безнең Президентыбыз Россиягә сәфәр кылырга ниятләсә, мәчет ачылышын программага кертербез дип өметләнәм», — дип белдерде Карадениз.

Төркия ярымсакчысы Казанның «Рубин» командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы булды һәм Камп Ноу стадионында узган матчта (2:1) «Барселона» капкасына керткән хәлиткеч голы белән истә калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100