news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете намазга өйрәтү буенча кыска вакытлы курслар башлый

Алты көнлек программада госел, тәһарәт, иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү намазларына өйрәтү каралган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Гаилә» мәчетендә 18 гыйнвардан намазга өйрәтү буенча кыска вакытлы курслар башлана. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итә.

Алты көнлек программада госел, тәһарәт, иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү намазларына өйрәтү каралган. Курсларга мәктәп яшендәге укучылардан алып, 100 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр дә килә ала. «Намаз уку — яше һәм җенесенә карамастан, һәр мөселманның бурычы», — дип искәртә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Дәресләр сишәмбе саен сәгать 18.00 да, татар һәм рус телләрендә узачак. Ирләрне Рөстәм хәзрәт, хатын-кызларны Алсу абыстай һәм Люзия ханым укытачак, диелгән хәбәрдә.

Дәресләр бушлай. Сораулар булса, 223-06-62 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Гаилә» мәчете Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100