news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иорданиядә Мәрҗанинең китабы басылган

Әлеге китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең иң зур мөселман галимнәренең берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) гарәп телендә язылган китабы Иорданиядә дөнья күргән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Бүген Иорданиянең халыкара ислам фәнни университеты профессоры, хәзер Болгар ислам академиясе мөгаллиме Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди әлеге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең биографик язмаларында искәртеп үткәнчә, әлеге хезмәт «Нәзурәтел-хак» турында кайбер хатлар һәм урынсыз язмалар таралгач язылган. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла. Киләчәктә дини мирасыбызга караган хезмәтләр “Дарул-кутуб” сайтында скан ясап бирелер дип көтелә. Татар дин галимнәренең китаплары Россиядән читтә басылуы барыбызны да сөендерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot