news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбишча авылында яңа таш мәчеткә ярымай куйдылар

Тиздән биредә Ждан тавындагы элекке мәчет урынына тарихи бинаның алтынсыман төстәге макетын куярга җыеналар.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбишча авылында яңа таш мәчеткә тантаналы рәвештә алтын төстәге ярым ай беркетелде.

«Туган як» газетасы хәбәр иткәнчә, бу изге эшне әлеге Аллаһы йортының манара түбәсен дә алтынсыман тимергә алмаштырган Башкортостан белгече белән бергә Равил Фазлуллин, Гаяз Айсин һәм Зәит Измайлов башкардылар.

Шул уңайдан янәшәдә үк урнашкан Вәлит Велемеевның хәләл кафесында кунаклар өчен 100 кешелек бәйрәм табыны да корылган.

«Рухи тормышларындагы күркәм вакыйгалары белән кечербишчалыларны ихластан тәбрик итәбез! Тиздән биредә Ждан тавындагы элекке мәчет урынына тарихи бинаның алтынсыман төстәге символик макеты да урнаштырылачак», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100