news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы «Рамазан» мәчете балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәмгә чакыра

Биредә балалар өчен Коръән уку бәйгесе дә була.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Казандагы «Рамазан» мәчете янындагы балалар бакчасында 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында уза. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары тамашасы да була. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе уза. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырыла.

Ата-аналар өчен психолог-консультант, психология магистры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзасы Собира Тарасевич лекция белән чыгыш ясар дип көтелә.

Бәйрәм 9.00-12.00 сәгатьләрдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100