Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядәге Изге София соборын Бөтендөнья мирасы объекты буларак саклаячаклар
10 июльдә Төркия югары административ суды Изге София соборын музейга әверелдерү турында карарны гамәлдән чыгарды.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм илнең дин эшләре идарәсе (Диянет) имзалаган беркетмә буенча Истанбулдагы Изге София соборы, статусы үзгәртелгәннән соң, Бөтендөнья мирасы объекты буларак сакланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркия мәдәният министры Мәхмәт Нури Эрсойга сылтама белән хәбәр итә.
10 июльдә Төркия югары административ суды Изге София соборын музейга әверелдерү турында карарны гамәлдән чыгарды. Шуннан соң Президент соборны мәчеткә әверелдерү һәм анда мөселманнарның дини чаралар үткәрә башлаячагы турындагы указга кул куюын әйтте. Әлеге чаралар 24 июльдә башланачак.
«Беркем дә курыкмасын – Изге София элек ничек сакланса, алга таба да шулай сакланачак. Без имзалаган беркетмәдә аның халыкара стандартлар нигезендә Бөтендөнья мирасы объекты буларак сакланачагы әйтелгән. Бинада реставрация эшләре кызу темплар белән дәвам итәчәк. Чит ил туристлары Изге София белән бушлай таныша алачак», - диде Эрсой журналистларга беркетмәгә кул кую тантанасында.
Үз чиратында, Диянет башлыгы Али Эрбаш белдергәнчә, Төркия Хөкүмәтендә Изге Софияне күрергә теләгән туристлар саны артыр дип өметләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз