news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда Корбан бәйрәме уздыруда үзгәрешләр була

Казан Кремле дин тотучыларны хәтта ачык һавада намаз укыганда да, бер урында күп кеше җыелу сәбәпле, битлек кияргә чакырды.

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда Корбан бәйрәме уздыруда үзгәрешләр була
Владимир Васильев

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифинг вакытында шулай дип белдерде.

«Диния нәзарәтенең Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле тәкъдимнәре бар. Беренчедән, Роспотребнадзор намазны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада укырга чакыра. Һава торышы моңа мөмкинлек бирә. Икенчедән, дистанция сакларга, өченчедән, битлек режимын үтәргә кирәк», - диде Галимова.

Казан Кремле дин тотучыларны хәтта ачык һавада намаз укыганда да, бер урында күп кеше җыелу сәбәпле, битлек кияргә чакырды. Мөселманнар шулай ук үзләре белән намазлык алып килергә тиеш.

Галимова искәрткәнчә, корбанга чалынган хайваннарның ите берничә көн дәвамында таратыла. Бу кешеләр агымын киметергә һәм коронавирус инфекциясе таралу шартларында иминлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселманнарның кайсы категориясе бәйрәмдә корбан чалырга тиешлеген әйттеләр.

Быел Корбан бәйрәме җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтелә. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек ял көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100