Балтач районы Бөрбаш мөселман пансионатында уку елына әзерлек курслары башланды

Пансионатка 11-14 яшьлек малайлар (V-VIII сыйныф укучылары) кабул ителә.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Балтач районы Бөрбаш авылындагы “Ярдәм” мөселман пансионатында яңа уку елына әзерлек курслары башланып китте. Кабул итү кампаниясе барышында барлыгы 40тан артык гариза кабул ителде, бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алуның беренче этабы нәтиҗәләре буенча җәйге әзерлек курсларына 16 укучы сайлап алынды. Алар арасында Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Саба, Кукмара районнарыннан, шулай ук Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан балалар бар.

Әзерлек курслары кысаларында дини тәрбия бирү дәресләре, күмәк спорт уеннары оештыру каралган. Укучыларның белемнәрен тикшерү дә ниятләнә. Әйтик, бүген укучылар ислам дине нигезләре буенча биремнәр эшләде. Иртәгәдән дөньяви фәннәр буенча тестлар башлана. 20 июльдә пансионатка кабул ителәчәк укучыларның төгәл исемлеге билгеле булачак.

Пансионатка 11-14 яшьлек малайлар (V-VIII сыйныф укучылары) кабул ителә. Укырга керү өчен таләпләр: татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү.

2019-2020 уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану түләүсез.