news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман яшьләренең II форумын ачканда Татарстан мөфтие Төркия вакыйгаларын искә алды

Быел форумда катнашучылар саны арткан, аның географиясе дә киңәйгән

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа резиденциясендә мөселман яшьләренең II форумын рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һ.б.лар катнашты.

23 июльгә кадәр дәвам итәчәк бу форумны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Чара Болгарда уздырыла. Шул рәвешле, анда катнашучылар 1 атна дәвамында ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән изге җирдә палаткалы лагерьдә яшәячәк, шундагы Ак мәчеттә гыйбадәт кылачак. Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе, форумның координаторы Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашыр, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре белән очрашыр дип планлаштырыла.

Форум программасына Сабан туе да кертелгән. Делегатларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру күздә тотыла. Шулай ук Коръән һәм ислам нигезләре буенча дәресләр, экскурсияләр, төрле мастер-класслар, квестлар, интеллектуаль уеннар каралган. Форум рус телендә барса да, аның бер көнен тулысы белән татар теленә, халкыбызның борынгы традицияләренә багышлау ниятләнә.

Айгөл Биктимерова билгеләп үткәнчә, быел чарада катнашучылар саны бермә-бер арткан. Былтыр беренче мәртәбә генә оештырылганлыктан, форумга кешеләрне җыю шактый авырга туры килгән. Яшьләрегезне җибәрегез дип район мөхтәсибәтләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Нәтиҗәдә, 80ләп егет һәм кыз тупланган. Быел исә андый проблемага бөтенләй юлыкмаганнар. Форум булачагы турындагы хәбәр Интернет аша шактый тиз арада таралып өлгергән. Барлыгы 200ләп кешедән гариза кабул ителгән. Әмма яшь чикләүләре булганлыктан (чарада 18-35 яшьлекләр катнаша ала), аларның 120се генә форумга чакырылган. Чараның географиясе дә киңәйгән. Аерым алганда, анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән делегатлар катнаша.

“Яшьләр узган елгы форум турында ишетеп, бик зур теләк һәм шатлык белән килделәр. Алар үзләренең идеяләре белән уртаклашырга, проектларын тәкъдим итәргә әзер”, – диде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе.

Форум делегатлары: өметләр һәм теләкләр

Кырымның Симферополь шәһәре кызы Айшә Карабашның форумда икенче мәртәбә катнашуы. Ул кырым татар теле укытучысы булып эшли.

“Беренче форумнан бары тик уңай хис-кичерешләр белән, зур тәҗрибә туплап, яңа эшләргә рухланып кайттым. Быелгысыннан да яңа танышулар, кызыклы семинарлар һәм тренинглар көтеп калам. Чараның әһәмияте мөселман яшьләрен берләштерүдән гыйбарәт”– дип сөйләде Айшә “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. 

Башкортстан делегаты Гөлназ Мостаева исә чарада әле беренче тапкыр гына катнаша. Ул Рамазан аенда Казанда үткәрелгән республика күләм ифтарга волонтер буларак килгән булган. Форум турында интернеттан укып белгән. Дин буенча белемнәремне арттырасым килде, дип аңлатты Гөлназ чарада катнашуының сәбәбен.

Казан егете Айназ Зарипов та форумга ислам буенча белемнәрен арттыру, ныгыту һәм башкалар белән уртаклашу максатыннан килгән. Чара кысаларында үзе дә дәресләр үткәрергә ниятли.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Яшь кеше гайбадәтенең савабы да күбрәк була"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантана кунакларын сәламләде. “Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә: “Картлыгың килгәнче – яшьлегең, авыру килгәнче – сәламәтлегең, шөгыль басканчы – буш вакытың, мохтаҗлык килгәнче – байлыгың, үлем килгәнче – тормышың кадерен бел”, – дип әйтеп калдырган. Хәзер без, яшьләр буларак, динебезгә, милләтебезгә бик күп файда китерә алабыз. Яшь кеше гыйбадәтенең савабы да күбрәк була”, – дип сөйләде мөфти. Ул бүген төнлә Төркиядә булган сәяси вакыйгалар турында искәртеп, тынычлыкның бик кыйммәтле нәрсә булуын, аны сакларга кирәклеген билгеләп үтте. Камил хәзрәт егетләрне, кызларны вакытның кадерен белергә, бер минутны да бушка сарыф итмәскә чакырды. Туган телдә сөйләшүнең әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, киләчәктә республика мәчетләрендә вәгазьләрне фәкать татарча алып баруны күздә тоткан карар кабул ителергә мөмкин, диде.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, соңгы елларда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә.Ул дегегатларны республиканың бу юнәлештәге сәясәте белән таныштырды.

“Сезнең сәламәт тормыш алып баруыгыз башка яшьтәшләрегезгә дә үрнәк булсын иде. Форум кысаларында алынган белемнәрегезне хезмәттәшлерегез, дусларыгыз, якыннарыгыз белән дә уртаклашыгыз”, – дип киңәш бирде министр урынбасары.

Тантанадан соң делегатлар Болгарга юл тотты. Анда алар якыннан танышуларын дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot