news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны хакимияте: Чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячак

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен бары чикләнгән санда гына хаҗилар кертелү турында карар кабул ителүен игълан итте.

Гыйбадәт кылу өчен Корольлек территориясендә булган дин кардәшләребез генә кертеләчәк. Быел, һиҗри исәп буенча 1442 елда, Согуд Гарәбстаны хакимияте, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100