«Chistavi woman» бизнес-клубының беренче форум-сессиясе узды

«Chistavi woman» бизнес-клубы 2021 елның язында шәһәрнең актив мөселман хатын-кызларын берләштерү максаты белән оештырыла.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Чистайда «Chistavi woman» бизнес-клубының беренче форум-сессиясе узды. Әлеге чарада клубның резидентлары да, чакырылган кунаклар да катнашты.

«Chistavi woman» бизнес-клубы 2021 елның язында шәһәрнең актив мөселман хатын-кызларын берләштерү максаты белән оештырыла. Клуб җитәкчесе — Чистай мөслимәләр берлеге белән җитәкчелек иткән һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә дә тәҗрибәсе булган Лиана Шәязданова.

Район мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов әлеге чараны хуплау сүзләре һәм дога белән ачып җибәрде. Аннан спикерлар сүз алды. 

Әнәс хәзрәт Шәязданов, мәсәлән, Исламның биш баганасында тупланган уңыш серләре турында сөйләде. Ә эшмәкәр һәм клуб резиденты Наталья Жукова нәтиҗәле итеп эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Бу аңа көндәлек мәшәкатьләрне үтәргә һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 

Клуб резидентлары һәм кунаклар «Chistavi woman» бизнес-клубының беренче форум-сессиясе турында уңай фикерләрен җиткерде.