Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымда Җәмигь мәчете ачылышын 2021 елга күчергәннәр
Җәмигъ мәчете 3 гектардан артык территорияне били. Дини комплекс өч бина һәм инфраструктураны үз эченә ала.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кырым мөфтияте Covid-кризис фонында Симферопольдә ярымутрауның төп мәчетен ачу вакытына төзәтмәләр кертте: иман йортын 2021 елда төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Пандемия мәчет төзелешенә йогынты ясады. Хәзерге вакытта объектта төзелеш эшләре туктатылды», - диде Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллах Баиров кичә онлайн-режимында узган матбугат конференциясендә.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, мәчеттә ярты еллык эш калган. «Күп дигәндә бер ел эчендә барлык эшләрне дә тәмамларга мөмкин», - дип өстәде Кырым мөфтие урынбасары.
Җәмигъ мәчете 3 гектардан артык территорияне били. Дини комплекс өч бина һәм инфраструктураны үз эченә ала. Мәчетнең биеклеге – 35, манараларының биеклеге 50 метрдан артык тәшкил итәчәк.
Башта иман йорты 2019 елның язында ачылырга тиеш иде. Аннары әлеге дата – 2020 елның язына, соңрак 2020 елның җәенә күчерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз