Лениногорскида яшәүченең шамаилләре Казанда күргәзмәдә булды

Анда Татарстанның күренекле каллиграфы Нәҗип Нәккаш шамаилләргә бәя биргән.

(Лениногорск, 16 март, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск шәһәрендә яшәүче Рушания апа Гаязованың шамаилларе башкалабыз Казанда, шулай ук Чаллы шәһәрендә узган күргәзмәләрдә сәяхәт итеп кайтты.

Моннан ике ел элек Лениногорскидагы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Назирә Гиззатовадан дәресләр алып, яңа төр шөгыльгә өйрәнә ул. Рушания апа Гаязова хәзер аларны ясау буенча тагын да остарды, камилләште. Дөрес, шамаил ясаганда кулланыла торган материалларның бәясе генә «тешли». Монда буяулар гына да күпме китә, шулай ук пыялалы рам да кирәк. Шамаилләр сатылса, материаллар алырга яхшы булыр иде. Ул физик яктан мөмкинлеге чикләнгән кеше булса да, тормыштан зарлана торган кеше түгел.

Узган ел ахырында Рушания ханымның шамаилләре Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә күргәзмәдә торды. Аннан әлеге эшләрне Казанга алып киткәннәр. 30 ноябрьдә Казанда Кол Шәриф мәчетендә зур күргәзмә ачылды.

«Ул чактагы хисләремне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Шулкадәр зур сөенеч булды минем өчен. Бер белмәгән, таныш булмаган кешеләр минем янга килеп, шамаилләрнең бик матур килеп чыгуын әйтә, мине котлыйлар. Күргәзмә ачылу тантанасына остазым Назирә ханым да килде. Аны күргәч, эчемә тагын да җылы кереп китте. Күргәзмәне оештыручылар барысын да төгәл итеп башкарган», — дип сөйли Рушания апа.

Анда Татарстанның күренекле каллиграфы Нәҗип Нәккаш шамаилләргә бәя биргән. Эшне туктатмаска, дәвам итәргә әйтте, киңәшләрен бирде, ди.

Шамаилләр күргәзмәсе моның белән генә тукталып калмый, алар Чаллы шәһәренә китә. Анда бер ай чамасы шамаиллар татар мәдәниятенең күрке булып торган. Лениногорскида Туган телләр елы ачылу көнендә Мәдәният сараенда шулай ук Рушания апаның шамаилләрен күрергә мөмкин иде.