Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кабарда-Балкар мөфтиятенә рәис билгеләнде
Хәзрәталий Дзасежев моңа кадәр ике срок рәттән Кабарда-Балкар республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән инде.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кабарда-Балкар мөселманнарының VIII съездында катнашучылар пәнҗешәмбе көнне Хәзрәталий Дзасежевны яңадан Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлап куйды.
«Интерфакс» агентлыгы төбәк мөфтиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, съездда Кабарда-Балкар Республикасының барлык районнары һәм шәһәр округларыннан 137 делегат, шулай ук Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашкан. Съезд делегатлары Дзасежев кандидатурасын бертавыштан хуплаган. Ул алдагы биш елда әлеге вазифаны башкарачак.
Дзасежев моңа кадәр дә ике срок рәттән республика мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән инде.
Дзасежев 1964 елда Кабарда-Балкар Республикасының Зольский районында туган. «Фельдшер» белгечлеге буенча Нальчик медицина училищесын, Бохарада «Мири Араб» мәдрәсәсен, Дагыстанда имам Шамил исемендәге ислам институтын, Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы ислам институтын (хәзерге Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты), шулай ук «Ислам теологы» белгечлеге буенча Пятигорск дәүләт лингвистика университетын тәмамлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз