Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә «Коръән» уку бәйгесендә җиңүчеләр төрле номинациядә билгеләнде
22 март көнне Коръән бәйгесе хатын-кызлар арасында узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Мөслим, 16 март, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында «Коръән» уку бәйгесе үтте. Анда җиңүчеләр ачыкланды. Җиңүчеләр төрле номинаөияләр буенча билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Коръән укуның сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында уздырылган бәйгедә кырыкка якын конкурсант өч төркемгә бүленеп көч сынашты.
«Нәс» — «Әгълә» сүрәләрен яттан белүче 25 бала арасында беренче урынны Әхмәт Мәүлиев алды. Икенче урында — Рамазан Хәсәнов, өченчедә — Гадел Моратов. «Гаммә» җүзен өйрәнүчеләр арасында Габделмәлик Моратов җиңү яулады. Икенче урын — Габдулла Моратовка, өченче урын Гомәр Хәйретдиновка бирелде. «Тәбәрәк”не яттан белүчеләр арасында Салих Сафин беренче урынга лаек булды. Ибраһим Могълиев — икенче, Мөхәммәд Низамов өченче урынны алды.
Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат бирелде. Барлык катнашучыларга күчтәнәч пакетлары өләшенде. 22 март көнне Коръән бәйгесе хатын-кызлар арасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз