news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Коръән фестиваленә әзерләнәләр

29 февральдә булачак Коръән фестивале быел гаиләгә багышлана.

(Казан, 16 февраль , «Татар-информ»). 29 февральдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә традицион Коръән фестивале узачак, быел ул гаиләгә багышлана. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль гаилә парларына, гаилә корырга җыенган кешеләргә, өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаганнарга, гармонияле мөнәсәбәтләр кору турында белергә теләүчеләргә кызыклы һәм файдалы булачак. Әлбәттә, фестиваль балалар өчен күңелле бәйрәмгә әйләнәчәк.

Мәчет комплексы территориясендә беренче тапкыр милли чигү төрләре буенча мастер-класслар оештырыла: күн мозаикасы, алтынлап тегү һәм тамбурлы чигү, шулай ук төрле халыкның «Кәләш бирнәсе» күргәзмәсе була.

Фестиваль дәвамында кунаклар изге Коръән уку белән хозурлана, Исламның танылган кешеләре турында белә һәм Җәмигъ мәчете буйлап экскурсияләргә кушыла алачак.

Чараның интерактив программасына «Намаз сәгате» семинарлары, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен лекцияләр, каллиграфия, яулык бәйләү буенча мастер-класслар һ. б. керә.

Фестивальгә килүчеләр мавыктыргыч квест һәм интеллектуаль уеннарда катнаша ала. Иң кечкенәләргә балалар бакчасы оештырылачак. Бәйрәм кунакларына «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Бүләк» мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге була. Фестиваль көндезге сәгать 11: 00дән 19:00 сәгатькә кадәр бара. Керү ирекле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100