news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов «Мөхәммәдия»дә китапларның ни өчен урамга чыгарылуын ачыклаган

Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач, китапларны кире бина эченә керткәннәр.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы территориясендә китапларны чыгарып ташлаганнар. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хезмәттәшләре белән мәдрәсәгә барып, китапларның күпләп ни өчен урамга чыгарылуын ачыклап кайткан. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Миңа милләте белән рус булган дусларым күреп хәбәр итте, Фейсбукта да чыгарган булганнар, шуннан чатларда тарала башлаган. Мәдрәсә җитәкчелеге белән элемтәгә кердем. Китаплар мәдрәсәнең тулай торагыннан чыгарылган булып чыкты. Анда „безнең күченү вакыты, шуңа ашыгып, тулай торактан шәкертләр аңлап бетермичә урамга чыгарганнар“ дип аңлаттылар», — диде Айрат Фәйзрахманов.

Ул, хәлне ачыклар өчен, мәдрәсәгә танышларының баруын сораган, аннары үзе барганын әйтте. «Матур күренеш түгел инде. Мин килеп җиткәндә, ул китапларны бина эченә керткәннәр иде инде. Аңлап була, бәлки, чыннан да, ашыгычлык белән эшләнгән, 1-2 курс студентлары аңлап бетермәгәндер, ләкин барыбер башка җиргә күчереп торып була иде. Якында чүплек булгач, китаплар да чүплеккә чыгарып аткан кебек күренде», — диде.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, берничә тартмада китап саны шактый булган. Имтиханнарга әзерләнү конспектлары, газета-журналлар да, Мәүла Колый, Һади Атласи, Батырша китаплары да булуын әйтте.

«Хәзер алар урамда аунап ятмый. Иртәгә карап, кайсын кая куячакларын аерачакларын, әйттеләр. Әһәмияте ягыннан аерыр өчен, безнең ярдәм кирәк булса, килә алабыз дип тәкъдим иттек», — диде җәмәгать эшлеклесе.

Аның сүзләренчә, бүген тулай торактан шәкертләр шәхси әйберләрен дә чыгара башлаган. «Бу тарихи бинага 100 дән артык ел, ләкин аның документлары табылмаган, сүтелергә диярлек тиешле бина булып чыкты. Бу тарихи яктан бәяләнеп бетмәгән бина. Аның белән нәрсә булып бетәр», — диде Айрат Фәйзрахманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100