news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида Ислам динен кабул итүнең юбилеена багышлап балалар бәйгесе оештырганнар

Яшьләр Хабаровск шәһәрендә төзеләчәк Җәмигъ мәчете урынында җыелган.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган юбилей елы Хабаровск шәһәрендә балалар бәйгеләре циклы белән ачылды.

Инде өч бәйге уздырдык, дип хәбәр итә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнарының Диния нәзарәте.

Кышкы каникулларга кадәр Хабаровск шәһәрендә яшәүче яшь мөселманнар «Мин Исламны өйрәнәм» олимпиадасында катнашкан. Олимпиада ислам нигезләрен өйрәнүгә һәм Коръән өйрәнүгә багышланган һәм шәһәр күләмендә уздырылган.

Шулай ук, балалар өчен «Мәчет — Аллаһ йорты» дип исемләнгән рәсем бәйге һәм Азанга иң яхшы чакыручылар бәйгесе уздырылган.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. «Мин Исламны өйрәнәм» олимпиадасында җиңүчеләргә смарт-сәгатьләр, намаз чакыру буенча иң оста дип табылганнарга кул сәгатьләре, ә рәсем конкурсында 1 урын өчен AirPods наушниклары тапшырылган.

Шулай ук тамашачы фикере буенча бүләккә лаек дип танылган катнашучылар сайлап алынган. Аларга рус телендә Коръән тәфсире язылган «Калям — шариф» дисклары һәм Коръән хафизы булырга өйрәтә торган китаплар тапшырылган.

Барлык бәйгеләр дә Хабаровск шәһәрендә беренче Җәмигъ мәчете төзеләчәк урында урнашкан гыйбадәт бинасында узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100