news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда мөселман бәйрәмнәре көннәре билгеле

2021 ел Һиҗри буенча 1442 елның уртасына һәм ахырына, 1443 елның башына һәм уртасына туры килә.

2021 елда мөселман бәйрәмнәре көннәре билгеле

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1442-1443 ел, ягъни Милади белән 2021 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә.

2021 ел Һиҗри буенча 1442 елның уртасына һәм ахырына, 1443 елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри буенча календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана.

Мөселман календаре буенча айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна.

Шулай итеп, 2021 елда Рамазан-шәриф ае 13 апрельдә (сишәмбе) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2021 елның 13 маенда – Ураза бәйрәме.

Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 20 июльдә (сишәмбе) билгеләп үтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100