news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды

Быел Саматов укулары Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә узды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды
http://dumrt.ru/

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздырды. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге «Нур» мәчетендә узды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы -ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган иде. Укулар Габделхак хәзрәтне искә алып, аның мирасын һәм күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу максаты белән оештырылган иде.

Фәнни җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Габделхак хәзрәтнең улы — Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасары, РФ ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Габделхак хәзрәт татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес булып тора. Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш подвалларда качып, дин дәресләре бирүче остаз, атеизм шартларыннан да, коммунистик идеологиядән дә курыкмыйча, динсез татар халкын иман юлында булырга чакырган ул, дип бәяләде Камил хәзрәт.

«Габделхак хәзрәт үз эшчәнлегенә зур җаваплылык белән караган. Һәр язган фәтвасында татарлар арасында динсезлек һәм маңкортлык көчле булганга ачыну хисләрен белдергән. Ул чын татар имамы, мәгърифәтче, галим, намуслы һәм хикмәтле дин эшлеклесе булган», — диде мөфти.

Укулар тәмамланып, Габделхак хәзрәтнең оныгы Камил хәзрәт Саматов Коръән укып, укуларда катнашучылар бердәм булып дога кылгач, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазын уздырды. Әлеге мәртәбәле җыенда катнашучыларга Габделхак Саматовның «Милләтебездә Ислам», Ришат Курамшинның «Хикмәтле остаз» (Габделхак хәзрәт Саматов киңәшләре, нәсыйхәтләре) китаплары, «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы өләшенде. 

Саматов укулары 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100