Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме була
Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар арасында үткәрелгән иншалар бәйгесе һәм видеоконкурста җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәд (с.г.в.с.) Пәйгамбәргә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Чара күмәкләп төнге намаз уку белән башланачак. Намаздан соң өлкәннәр һәм балалар арасында үткәрелгән иншалар бәйгесе һәм видеоконкурста җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Кичә кысаларында шулай ук имамнарның мөһим темаларга чыгышлары да көтелә. Коръән, хәдисләргә, шулай ук Мөхәммәд (с.г.в.с.) Пәйгамбәрнең тормышыннан китерелгән мисалларга таянып, алар гаиләнең әһәмияте һәм кыйммәте турында сөйләячәк, гармонияле мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләренә тукталачак һәм никах белән бәйле төп сорауларга аңлатма бирәчәк.
Лекцияләр видеороликлар һәм нәшидләр белән үрелеп барачак. Моннан тыш, кичә кунакларын сорау-җавап рәвешендәге кызыклы викторина да көтә. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
⠀
Балалар да игътибардан читтә калмаячак. Алар өчен балалар бакчасы һәм мастер-класслар оештыру күздә тотыла, диелә хәбәрдә.
⠀
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз