news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәби якынлашу уңаеннан иҗади конкурс игълан итә

Эссе форматында язылган уй-фикерләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). «Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәби якынлашу уңаеннан иҗади конкурс игълан итә. Иҗади конкурс Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. турында булырга тиеш. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эссе форматында язылган уй-фикерләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булу һәм Россиядә яшәү шарт.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк:

– беренче урын өчен – 10 мең сум;

– икенче урын өчен – 5 мең сум;

– өченче урын өчен – 3 мең сум.

Конкурска нәтиҗәләрне 2019 елның 9 ноябрендә игълан итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot