Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Минем мәхәлләм, минем мәчетем” дигән халыкара эсселар конкурсы игълан ителә
Конкурска җибәрелгән эсселарда мәчетләрнең барлыкка килү тарихы, аларның беренче имамнары һәм башка төрле кызыклы фактларны чагылдыру зарур
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ислам порталы” мәгълүмат-агарту сайты белән берлектә “Минем мәхәлләм, минем мәчетем” дигән халыкара эсселар конкурсы игълан итә.
Әлеге бәйге Россиядә һәм бөтен дөньяда безнең бабаларыбыз тарафыннан төзелгән мәчетләргә кызыксыну тудыру максатыннан оештырыла. Конкурска җибәрелгән эсселарда мәчетләрнең барлыкка килү тарихы, аларның беренче имамнары һәм башка төрле кызыклы фактларны чагылдыру зарур.
Эсселарны фотосурәтләр белән баетсаң да, тагын да яхшы. Иҗат эшләре татар һәм рус телләрендә башкарыла ала. Аларны islam-portal@mail.ru адресы белән “Ислам порталы” редакциясенә 2011 елның 31 гыйнварена кадәр юлларга кирәк.
Бәйге җиңүчеләре киләсе елның февралендә Мәүлид бәйрәме вакытында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә Islamrt.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз