news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тәлгать Таҗетдинны һәръяклап хөрмәтлиләр
Башкортстандагы Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели
Скопировать ссылку
(Уфа, 15 октябрь, Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели.
Шушы уңайдан Уфада “Ислам һәм дәүләт” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция дә булып үтте. Анда Тәлгать хәзрәт бик күп котлаулар кабул итте. Конференция барышында Россия президенты Дмитрий Медведевның баш мөфтигә җибәргән котлавы да укып ишеттерелде.
Коры котлаулар белән генә эш бетмәде. Тәлгать Таҗетдин Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Бу югары бүләкне аңа Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов тапшырды.
Икенче зур бүләкне Тәлгать хәзрәт православ чиркәве исеменнән алачак. Россия православ чиркәве башлыгы Алексий II фәрманы белән Тәлгать Таҗетдин православ чиркәвенең югары бүләге – “Кенәз Данил” ордены белән дә бүләкләнә. Әлеге орденны Алексий II Тәлгать хәзрәткә Мәскәүдә тапшырычагын әйткән. Бу бүләккә баш мөфти православ чиркәве белән ислам мәхәлләләре арасында дуслыкны ныгытканы һәм хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен лаек, дип әйтелә. Әлегә кадәр кайсы да булса мөселман руханиена православ чиркәве бүләге тапшырылмаган. Бу җәһәттән дә Тәлгать хәзрәт беренче булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot