Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсенең Карл Маркс бистәсендә мәчет юбилеен билгеләп үттеләр
Әлеге бистәдә мәчет Амангельды хәзрәт Жумашев тәкъдиме белән төзелә.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Быел 11 сентябрьдә Энгельск районының Карл Маркс бистәсендә Җәмигъ мәчетенең 10 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәмгә җыелган халык 2001 елда бистәдә мәчет төзелешенең беренче нигез ташын салуларын һәм инде 2011 елда аны тантаналы төстә ачуларын искә төшерде. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте яза.
«Мәчетләр маяк шикелле — алар кешеләргә юнәлеш бирә. Аларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын сакларга булыша», — диде үзенең чыгышында Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов.
Карл Маркс исемендәге бистәдә мәчет Амангельды хәзрәт Жумашев тәкъдиме белән төзелә. Тантана барышында аның энергиясе һәм энтузиазмы аркасында үз туган авылында гына мәчет төзелеп калмыйча, Амангельды хәзрәтнең Идел аръягының төрле районнарында да мәчетләр салдырырга ярдәм итүе әйтелде.
Амангельды хәзрәт Жумашевка «ислам кыйммәтләренә һәм Энгельск районы мөселманнарына күп еллык хезмәте өчен» Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатын тапшырылды. Аңа аны Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин исеменнән тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз