news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гошер сәдакасын тапшыра башладылар

Әлеге кампания кысаларында теләгән һәркем шәхси хуҗалыгында үстереп алган уңышының бер өлешен, мохтаҗларга бирү өчен, республиканың үзәк мәчетләренә китерә ала.

Татарстанда гошер сәдакасын тапшыра башладылар
Солтан Исхаков

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Бу хакта Аксубай районы мөхтәсибе, район җамигъ мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләде.

Равил хәзрәт сентябрь аеның соңгы шимбәсе 26 сентябрьгә туры килүен, бүгеннән үк мәчет-мәдрәсәләр гошер сәдакасы кабул итә башлануын искәртте. «Халкыбызга якын булган гошер сүзе, җыеп алган уңышның бер өлеше дип атала. Шулай итеп, мөэмин-мөселман кардәшләребездән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, алма һ.б. алып килә ала», — диде ул.

«Ярдәм итү каныбызда да, җаныбызда да бар. Ул һәр мөселманның йөрәгендә булган гамәл. Мохтаҗларга, мескеннәргә өлешләребезне чыгару мәсьәләсенә 2017 елдан игътибар арта башлады. 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда — 1109,5 тонна җыелды. Шөкер, гошер сәдакасы ел саен арта бара», — диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова «Зәкят» хәйрия фондында Татарстан буенча теркәлгән мең гаилә барлыгын әйтте. «Гошер сәдакасы, Рамазан ае җиткәнен көтеп ала алар. Җыелган әйберләр тулы булмаган, күп балалы гаиләләр яисә инвалид балаларга таратыла», — диде ул.

«Әгәр дә мохтаҗ кеше „Зәкят“ фондына яисә үзе яшәгән мәчетнең имамына мөрәҗәгать итә икән, аларны кире какмаска тырышабыз. „Зәкят“ фонды телефоны: 225 — 33 — 22. Шулай ук азык-төлек җыелмалары хәйрия оешмаларына, мөселман уку йортларына тапшырыла», — дип билгеләп үтте Айгөл Биктимерова.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100