news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда төзелә торган Җәмигъ мәчетендә үзәк баскыч һәм корпуслар барлыкка килде

Төзүчеләр 2020 елга мәчетнең корпусларын күтәрүне тулысынча төгәлләргә планлаштырган, әмма моның өчен 244 млн сум акча кирәк.

Чаллыда төзелә торган Җәмигъ мәчетендә үзәк баскыч һәм корпуслар барлыкка килде
http://islamtatar.ru

(Яр Чаллы, 15 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мөхтәсибәте башлыгы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм фонды җитәкчесе Уел Хәсәенов белән мәчет төзелешен карады. Төзүчеләр үзәк баскычны төзүне тәмамлады һәм мәчетнең ике төп корпусын күтәрүне дәвам итә — хәзер алар өченче катта эшли. Булачак гыйбадәт йорты шәһәр халкы соклана алырлык матур рәвешкә керә башлады.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үтенече буенча объект тирәсендәге төзелеш коймасын өлешчә күчерделәр. Бу Чаллы халкы шәһәрнең булачак истәлекле урынының ничек торгызылуын үз күзләре белән күрсәтә алсын өчен эшләнә.

Чаллыда билгеле Алексей Горшковның «Камавтострой» төзелеш компаниясе ярдәмендә мәчет кызу темплар белән торгызыла. Катлаулы хәлгә, шул исәптән финанс вазгыятькә дә карамастан төзүчеләр эшне туктатмый. Ел башында әйтелгәнчә, мәчетнең корпусын торгызу өчен 244 млн сум кирәк, хәзер нибары 15 млн сум гына җыелган.

Алдарак «Татар-информ» Җәмигъ мәчетенең 28 ел элек төзелә башлавын язган иде.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100