“Сөләйман” мәчетендә инвалид балалар өчен лагерь оештырыла

Ислам нигезләре буенча дәресләр белән бергә, балалар биредә компьютерда эшләү күнекмәләре дә алачак
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 25 июль көнне Казанның Мәскәү районында урнашкан “Левченко” бистәсендә инвалид балалар өчен лагерь ачылачак.
“Егерме көнгә исәпләнгән лагерьда яшь буынга Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, уеннар һәм бәйгеләр оештырыла, алар шулай ук биредә компьютерда эшләү күнекмәләре дә алачак. Программада Казанның истәлекле урыннарына, мәчетләргә сәяхәт тә бар”, - дип белдерде мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Баязитов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күптән түгел биредә республиканың шәһәр-районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән күрүдән мәхрүм калган мөслимәләр курсы төгәлләнде.