Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзелә
Дәүләт Думасында «Россиядә ислам тарихы: Киләчәккә караш белән фикер йөртү» фәнни-белем бирү конференциясендә мөфти Равил Гайнетдин беренче тапкыр әлеге тарихи чорның юбилеен бәйрәм итү кирәклеге турында белдерде.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россия мөфтие Равил Гайнетдин 922 елда Идел буе Болгары дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча Оештыру комитеты төзү турында боерыкка кул куйды. Оештыру комитетының составына хәзерге вакытта авторитетлы дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә керергә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Гайнетдин боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Диния нәзарәте аппараты тарафыннан юбилей датасын бәйрәм итү кысаларында чаралар планы эшләнә.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү көне Татарстан Республикасында истәлекле дата булып тора һәм ел саен 21 майда билгеләп үтелә. Бу вакыйганың тарихи әһәмияте Идел Буе Болгарының үз чорындагы иң зур Европа дәүләте булуы белән аңлатыла, ә аның халкының ислам динен кабул итүе бары тик тыныч ысуллар белән генә башкарыла.
Дәүләт Думасында «Россиядә ислам тарихы: Киләчәккә караш белән фикер йөртү» фәнни-белем бирү конференциясендә мөфти Равил Гайнетдин беренче тапкыр әлеге тарихи чорның юбилеен бәйрәм итү кирәклеге турында белдерде.
Боерыкны үтәү өчен җаваплы зат итеп РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз