news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Мин кем?» дигән заманча вәгазь була

«Заманча вәгазь — ул йомшак нәсихәт, гади һәм аңлаешлы итеп җиткерү», — ди Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 16 майда Мәскәүнең «Crocus City Hall» концертлар залында «Кем мин?» дигән мәдәни-агарту чарасы узачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар бер зур гаилә тарихы белән танышачак, аның әгъзалары һәркайсы үз тормышы белән яши һәм аралашмый диярлек. Бергә җыелгач, алар бер-берсен өр-яңадан белеп кенә калмый, һәрберсенең тормышын үзгәртәчәк вакыйгаларга эләгә. Гаилә серләре, хаталар, икейөзлелек һәм ялган битлекләр астында яшеренгән гөнаһлар — болар барысы да еш кына сәхнәдә генә түгел, гадәти тормышта да очрый.

Программада Карачай-Черкес Республикасының атказанган артисты Рафаэль Мукаев, театр һәм кино актерлары Эдуард Айткулов, Джан Бадмаев, Егор Рыбаков һәм Дамир Сафаев катнаша. Проектның режиссеры — Эльдар Сәйфетдинов.

Заманча вәгазьнең икенче өлеше абруйлы спикерлар катнашында хаталар өстендә эшләү була. Алар сәхнәдәге хәлләргә бәя бирәчәк һәм үзара мөнәсәбәтләрнең кискен мәсьәләләренә кагыла.

«Кешеләр гел каядыр ашыга, әйләнә-тирәдәге бик күп мәгълүмат, инновацион алгарыш — болар барысы да безгә урында торырга ярамавы турында сөйли. Үсәргә, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең яңа формаларын эзләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә бу чараны яңа дәрәҗәгә чыгардык. Заманча вәгазь — ул йомшак нәсихәт, гади һәм аңлаешлы итеп җиткерү», — ди Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов.

Чараны Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100