Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак
Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген 15.00 сәгатьтә Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының Инстаграмдагы @islam_today_huzur битендә чираттагы онлайн ачык лекция Кадер кичәсенең фазыйләтләренә багышланачак. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лекция кысаларында Булат хәзрәт тыңлаучыларга Кадер кичәсенең тарихы, бу кичәне безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ничек уздыруы, Кадер кичәсен ничек белергә, аның билгеләре, мөселманнарга бу төнне ни рәвешле үткәрү (догалар, намазлар уку, гыйбадәтләр кылу) кирәк булу һ.б. турында сөйләячәк.
Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз