news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ларионова Ак мәчет турында: Шәймиев кешеләр кайда намаз укырга тиеш дип сорады

Халыкара экспертлар киңәше белән мәчет ансамблен Болгар шәһәрлегеннән читтә урнаштырганнар.

Ларионова Ак мәчет турында: Шәймиев кешеләр кайда намаз укырга тиеш дип сорады

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Дин тотучы мөселманнар өчен уңайлы инфраструктура булдыру теләге Болгарда Ак мәчет төзү өчен сәбәп булган. Проектның төп инициаторы — Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Татьяна Ларионова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шулай дип белдерде.

Спикер билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев Болгарга сәфәрләренең берсендә тарихи мәйданчыкны вертолеттан күзәткән. Нәтиҗәдә, борынгы манаралардан тыш, хаҗиларга дини йолалар үткәрү өчен тарихи ансамбльне бозмый торган заманча инфраструктура да таләп ителүен ачыклаган.

«Без Болгар өстеннән вертолетта очып узганда Минтимер Шәймиев: „Кешеләр биредә кайда намаз укый соң?“ - дигән сорау бирде. Чөнки Кече һәм Зур манараларның әйләнә-тирәсендә ачык мәйданчык, кырдан башка берни дә юк. Дөрес, җәен ачык һавада гыйбадәт кылырга була. Әмма кырыс климатны исәпкә алсаң, елның башка вакытында мөселманнар нишләргә тиеш?» - дип искә алды Ларионова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, шуннан соң мәчет төзергә кирәк дигән уртак фикергә килгәннәр. Яңа объект өчен урынны, халыкара экспертлар киңәшен истә тотып, Борынгы Болгар шәһәрлегеннән читтә сайлаганнар.

«Шул рәвешле, мәчет торгызу идеясе туды. Әлеге идея тирәсендә команда тупланды, алар аның концепциясен әзерләде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән фикер алышулар нәтиҗәсендә булачак мәчетнең төсен ачыкладык. Нәтиҗәдә, Ак мәчет сафка басты», - дип искәртте Татьяна Ларионова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100