news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды
http://dumrt.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесе тәмамланырга ике атна вакыт калды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бәйгесендә теләге булган һәркем катнаша ала.

Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзаллана. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бренд идеяләрен бәяләгәндә (бренд идеясе концепциясе, аның график сурәте һәм шигаре) теманы ачу тирәнлеге; иҗади якын килү; идеяләрнең һәм сәнгать чишелешенең чагылышы; конкурс тематикасына туры килү; юбилей чараларының эчтәлеген чагылдыру; идеянең һәм сәнгати бирелешенең оригинальлеге һәм уникальлеге; осталык; эскизның эчтәлеге; техник үтәлеш кебек критерийлар кулланыла. 

Бәйгенең шартлары турында тулырак Нигезләмәдән укып белергә була. Бәйгедә катнашу мәсьәләләре буенча (843) 237-59-39 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин. Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100