news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөселманнары Диния нәзарәте чаралары Рамазан аенда онлайн-форматта узачак

Дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, килеп туган эпидемиологик шартларда, тапшыру һәм лекцияләр социаль челтәрләрдә һәм сайтларда трансляцияләнәчәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте чаралары Рамазан аенда онлайн-форматта узачак
Михаил Захаров

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Рамазан аенда массакүләм чаралар һәм лекцияләр онлайн-форматта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов хәбәр итте.

«Татарстан Диния нәзарәтенең Рамазан аена планлаштырылган барлык социаль чаралары онлайн режимда, шулай ук мөфтинең мәгълүмати ресурсларында: сайтларда, социаль челтәрләрдә, „Хозур ТВ“ мөселман телеканалында һәм „Азан“ радиосында узачак», — дип аңлатты Хәсәнов.

Рус һәм татар телләрендә Изге ай турындагы программалар трансляцияләнәчәк. Беренче онлайн-лекция бүген, 15 апрельдә, 15.00 сәгатьтә туры эфирда узачак. Спикер булып ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые вазифаларын башкаручы Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр аңа сораулар бирә алачак.

Шулай ук туры эфирда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабы уйнатылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100