news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан ае башлану вакыты, гает көне, фидия һәм фитыр сәдакалары күләме билгеләнде

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме.

Рамазан ае башлану вакыты, гает көне, фидия һәм фитыр сәдакалары күләме билгеләнде

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышында уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләделәр.

Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәре хәбәр итте.

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме. 

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме — 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. 

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла, диелә хәбәрдә.

Фидия — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр сәдакасы бирү — һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100