news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәле авылы мәчете халыктан шамаилләр җыюны оештырган

«Заһир» мәчетендәге шамаилләрне элек шушы мәчеттә имам-хатыйб булган Габделхак хәзрәт Бикморатов ясаган.

Шәле авылы мәчете халыктан шамаилләр җыюны оештырган
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчете халыктан шамаилләр җыюны оештырган.

«Мәчетнең элеккеге имам-хатыйбы Габделхак хәзрәт Бикморатов гомере буе шамаилләр ясады. Аның шамаилләре авылның һәр йортында бар. Хәзер кайбер йортларны саталар. Шамаилләрне яңа йортка алмаска мөмкиннәр. Шул кешеләр белән күрешкәндә: „Сезгә шамаил кирәк булмаса, мәчеткә алып килә аласыз“, — дип тәкъдим итәм. Аннан соң алып киләләр», — диде мәчетнең имам-хатыйбы Тимур Латыйпов.

«Заһир» мәчете имам-хатыйбы сүзләренчә, мәчеткә китергән шамаилләрне диварга үзгәртмичә эләләр.

«Шамаилләрне аерым бер диварга ничек бар, шулай эләбез. Рамнарын да үзгәртмибез. Аның бөтен кыйммәте дә шунда бит инде. Мәчеттә эленгән шамаилләрне килгән һәр кеше күрә, шатлана. Хәзер андыйларны ясамыйлар да», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Габделхак хәзрәт Бикморатов (31.01.1927 — 23.12.2015) күп еллар дәвамында Питрәч районының Шәле авылында имам-хатыйб булган. Гомере дәвамында илледән артык шамаил ясаган. Ул ясаган шамаилләр 2016 елда Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаиле галереясында тәкъдим ителгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100