Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен Бөек пост башлануы белән котлады

Иң катгый һәм озын пост бүген башланды, ул алты атна – Пасхага кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен Бөек пост башлануы белән тәбрик итте.

«Православие динен тотучы барлык кешеләрне Бөек пост башлануы белән котлыйм», - диелә республика Президентының Instagram социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә.

Иң катгый һәм озын пост бүген башланды, ул алты атна – Пасхага кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда христианнарга ит, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, терлек мае, күмәч һәм камыр ризыклары ашарга ярамый.

2021 елда Пасха 2 майда билгеләп үтеләчәк.