news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендә балаларны тегәргә өйрәтәләр

Тимур хәзрәт Латыйпов сүзләренчә, моңа кадәр мәчеттә ашарга пешерү түгәрәге дә эшләгән.

Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендә балаларны тегәргә өйрәтәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендәге балалар иҗаты үзәгендә тегү дәресләре уза.

«Тегү түгәрәгенә унга якын кыз килә. Якшәмбе көнне җыелалар. Моңа кадәр пешерү түгәрәге дә бар иде. Анысына малайлар да теләп йөрде. Җиңелчә генә ризыклар пешереп, өйләренә дә алып кайтып китәләр иде. Пешерергә үзем өйрәтә идем. Вакыт җитмәү сәбәпле, түгәрәкне әлегә оештырып булмый», — диде мәчетнең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, балаларга дөрес итеп ял итә дә белергә кирәк.

«Безнең авылда „Гайнетдин“ дип аталган мәдрәсә бар. Анда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәкертләр белән атнага бер тапкыр бассейнга барып кайтабыз. Яхшы итеп укыгач, дөрес итеп ял итә белергә дә кирәк», — диде Шәле авылының «Заһир» мәчете имам-хатыйбы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100